news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Тукай районының Кече Шилнә бистәсе дә референдумда катнашты

Узган ике елда бистә халкы үзара салым җыю буенча референдумда катнашмаган булган.

(Тукай районы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). 2018 елда Тукай районының Кече Шилнә бистәсендә яңа депутатлар составы үзара салым җыю турында бердәм карар кабул итте. Аның суммасы, хәл итәсе мәсьәләләрнең күләмен исәпкә алып, 1000 сум итеп билгеләнде. Бу хакта "Якты юл" газетасы хәбәр итә. 

Үзара салым җыю буенча республика программасы бишенче ел эшли. Тукай районының Кече Шилнә авылы җирлегендә соңгы ике елда анда катнашмадылар. 2016 елда референдумда җитәрлек тавыш җыелмады, 2017 елда җирле депутатлар аны үткәрү буенча бер фикергә килә алмадылар.

Ниһаять, 2018 елда яңа депутатлар составы үзара салым җыю турында бердәм карар кабул итте. Аның суммасы, хәл итәсе мәсьәләләрнең күләмен исәпкә алып,1000 сум итеп билгеләнде.

Кече Шилнә поселогында референдумда 1384 кеше катнашуы көтелә. Көндезге сәгать икегә шуларның яртысына якыны тавыш бирде. Бистә халкы үңай үзгәрешләр көтә. Урамнарны, юлларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү - иң мөһимнәре.

Бүгенге чарада җирле депутатлар активлык күрсәтте. Алексей Заподнов гаиләсе белән килеп тавыш бирде.

Кече Шилнә сайлау учатогына район башлыгы Фаил Камаев та килде. Ул халык белән сөйләште. Аның да Кече Шилнә җирлегендә халыкның социаль-икътисади мәсьәләләре уңай хәл ителәчәгенә шиге юк. Иң мөһиме халыкның бүгенге реферундумда активлык күрсәтүе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100