news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Тукай премиясенә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә

Быел Тукай премиясенә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Тукай премиясенә гаризалар 2024 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләр кимендә бер ел элек җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән булырга тиеш.

«Тукай премиясенә тәкъдим ителү турында документлар Мәдәният министрлыгында кабул ителә», дип искәртә Министрлыкның матбугат үзәге.

«Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен бирелә», диелгән Премиянең нигезләмәсендә.

Тукай премиясе лауреатлары Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә игълан ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot