news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар дүрт имтихан урынына икене генә тапшырачак

Укучылар имтиханнарны үз мәктәпләрендә түгел, имтихан уздыру урыннарында бирә.

Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар дүрт имтихан урынына икене генә тапшырачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар тиешле булган дүрт төп дәүләт имтиханының икесен генә тапшырачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

«Бердәм дәүләт имтиханы рус теле һәм математикадан мәҗбүри, калганнары — сайлап алу буенча. Ә төп дәүләт имтиханнары рус теле һәм математикадан гына узачак. Ә унынчы сыйныфка баручылар өчен уку елы башында профильләр буенча тест уздырырга мөмкин булачак», — диде ул.

БДИ — 8 июньдә, төп дәүләт имтиханы 9 июньдә башланачак. Расписаниесе әлегә тәгаенләнмәгән.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, тугызынчы сыйныфлар имтиханнарны үз мәктәпләрендә түгел, имтихан уздыру урыннарында тапшырачак. «Без кешеләр санын мөмкин кадәр киметергә тиеш, мәктәпләрдә оештыру күпкә мәшәкатьләрерәк булыр иде», — диде. Республикада шундый 156 пункт әзерләнгән.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, уку елын май азагында төгәлләү ниятләнә. Үтелмәгән дәресләрне җәйгә яки көзгә калдыру күздә тотылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100