news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел тугыз ай нәтиҗәләре буенча үзмәшгульләрнең күпме салым түләгәне билгеле

Хәзер республикада 37 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда үзмәшгульләр 51 млн сумга якын салым түләгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

  • Хәзер республикада 37 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Аларның 83 проценты элек үз эшчәнлекләрен берничек тә теркәмәгән һәм салым түләмәгән булган. Үзмәшгульләр булып РФ гражданнары теркәлә ала. 37 мең кешенең 4 меңе күрше төбәкләрдән.

Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сүзләренчә, үзмәшгульлек аеруча транспортта пассажир ташучылар, матурлык индустриясе, туклану продуктлары һәм башка төрле хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә киң таралган.

Рөстәм Сибгатуллин республикада 300 меңгә якын кеше “соры” бизнеста мәшгуль булуын әйтте. “Ел башында аена якынча 1 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлсә, хәзер соңгы айларда 5-6 мең кеше теркәлә. Әкренләп 60 мең санына җитәрбез”, - диде ул.

Брифингта, илкүләм проект кысаларында, үзмәшгульләргә бизнес алып бару өчен шартлар яхшыруы турында да искәртелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100