news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Түбән Новгород Сабан туе үзенең тарихи урынына кабат әйләнеп кайтачак

Быел Түбән Новгород Сабан туе үзенең тарихи урынына кабат әйләнеп кайтачак
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Түбән Новгородның 1 Май исемендәге мәдәният һәм ял паркында быелгы Сабан туена әзерлек буенча күчмә киңәшмә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Новгород татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте әзерлек эшләрен актив дәвам итә. Быел Сабан туе 25 июльдә Түбән Новгородның 1 Май паркында уза. Бәйрәм үзенең тарихи урынына кабат әйләнеп кайтачак.

Түбән Новгород татарлары узган гасырның 80нче елларыннан бирле шушында җыелган, биредә халык бәйрәмнәре узган, яшьләр үзара танышкан һәм яңа гаиләләр барлыкка килгән. Соңгы елларда Сабан туе мәйданы шәһәрнең «Швейцария» паркына күчерелде. Быел исә фикер алышканнан соң бәйрәмне тарихи мәйданга кайтарырга булдылар.

Быел Түбән Новгород Сабан туена берничә мең кеше килер дип көтелә. Сабан туе — ул инде татар халкының милли бәйрәме генә түгел, ә чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы һәм бердәмлек бәйрәме.

news_right_1
news_right_2
news_bot