Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел ТРда яшәүче 530 Бөек Ватан сугышы ветераны торак белән тәэмин ителергә тиеш
2015 нче елда ветераннарны торак белән тәэмин итү максатларына 623, 1 млн сум акча каралган
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). 2014 нче елда Татарстанда яшәүче 281 Бөек Ватан сугышы ветераны 56 торак йортта яңа фатирлар белән тәэмин ителгән. Быел исә 530 ветеранны тораклы итү бурычы куелган. Бу хакта кичә ТР Мәдәният министрлыгында Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек темасына багышланган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ТКХ эксплуатацияләү һәм программаларны тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.
Спикер әйтүенчә, 2015 нче елда ветераннарны торак белән тәэмин итү максатларына 623, 1 млн сум акча каралган. 2010 нчы елдан Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 133,8 мең кв. м гомуми мәйданда барлыгы 1086 торак йорт сафка бастырылган һәм файдалануга тапшырылган.
“Хәзерге вакытта Баулы, Лениногорск, Мөслим, Ютазы районнары ветераннар күченү өчен торак йортларны әзерли”, - дип белдерде ул.
Илдус Насыйров сүзләреннән аңлашылганча, бүгенге көндә 2 мең 295 сунгыш ветераны үз йортларында ремонт эшләре башлануны көтә. Докладчы 13 муниципаль берәмлекнең бу юнәлештәге эш буенча мәгълүмат җиткермәвен билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз