news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел ТР Юстиция министрлыгы үткәргән коррупциягә каршы экспертиза барышында, 29 проектта коррупциоген факторлар фаш ителгән

Экспертизалар республиканың коррупциягә каршы программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның 9 ае эчендә ТР Юстиция министрлыгы 1624 проектка карата коррупциягә каршы экспертиза үткәргән, аларның 29ында коррупциоген факторлар ачыкланган. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте. Матбугат очрашуын ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов алып барды.

2013 нче елда коррупциягә каршы экспертиза 1642 проектка карата үткәрелгән, аларның 9ында корруцион факторлар ачыкланган.

Рөстәм Заһидуллин коррупциягә каршы экспертизаның коррупцияне профилактикалау чарасы булуын ассызыклап үтте. Экспертиза коррупция чагылыш тапкан норматив-хокукый актлар кабул ителүенә чик куярга мөмкинлек бирә. Аның сүзләренчә, коррупциоген факторларны, үз көченә кергәнче, акт булдырылган вакытта ук ачыклау күпкә җиңелрәк.

Рөстәм Заһидуллин билгеләп узганча, соңгы вакытта карар кабул итү шартлары, сроклары булмавы, юридик-лингвистик билгесезлек кебек күренешләр еш очрый. Әйтик, махсус стипендия студентларга күренекле казанышлары өчен бирелә дип язылган ди. Нинди казанышларның бөек булуы, аларның нинди критерийлар буенча бәяләнүе проектта күрсәтелмәгән, һәм бу законсызлыкка җирлек тудырырга мөмкин: стипендияне кемгә бирергә, ә кемгә юк.

Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, эшмәкәрләргә һәм аерым категория гражданнарга дәүләт ярдәме чаралары тәртибен раслау турындагы проектларда коррупциоген факторлар еш күзәтелә.

2014 нче елның 9 ае дәвамында җирле үзидарә органнары тарафыннан 9801 проектка хокукый экспертиза үткәрелгән, коррупция чагылыш тапкан 30 проект ачыкланган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100