Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җәйге лагерьларда 18 профильле смена оештыра
Яңа юнәлешләрнең берсе буларак Татарстанда робототехника буенча бөтенроссия олимпиадага әзерләнү буенча профильле смена эшләячәк
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел җәйге каникуллар чорында балаларның лагерьлардагы ялында яңа юнәлеш буларак робототехника буенча республика профильле сменасы оешачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.
“Хәзерге вакытта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы җәйге лагерьларны әзерләүгә кереште. Министрлыкның үзенең профильле сменалары булачак”, - дип белдерде Л. Сулима. Аның әйтүенчә, барлыгы 18 профильле смена тормышка ашырылачак.
Лариса Сулима сүзләренә караганда, быел министрлык линиясе буенча 5 мең 324 баланы сәламәтләндерү ниятләнә. Төрле юнәлешле 18 сменада балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле булган барлыгы 3 мең баланы җәйге ял белән колачлау көтелә. Коррекцион мәктәпләрдә белем алучылар өчен махсус 3 сәламәтләндерү лагере эшләячәк.
“Быел яңа юнәлешләрнең берсе буларак Татарстанда робототехника буенча бөтенроссия олимпиадага әзерләнү буенча профильле смена эшләячәк”, - дип белдерде Лариса Сулима.
Спас районында татар теленнән сөйләм практикасы белән төбәкара чатыр лагерь эшчәнлеге ниятләнә. “Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә һәм ил чикләреннән тыш яшәүче 600 ләп кеше чакырылды инде. Алар – спорт ярышларында җиңүчеләр, олимпиада, иҗади конкурс призерлары”, - диде Л. Сулима.
Актаныш районында балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗатының “Агыйдел” төбәкара форумы уздырылачак. Министр урынбасары белдергәнчә, чуашларның милли-мәдәни автономиясеннән чуаш телендә сөйләм практикасы белән смена оештыру заявкасы кабул ителгән.
Татарстанда барлыгы 1020 мәктәп яны лагере эшләячәк. Анда 61 меңнән артык баланы ял иттерү планлаштырыла. Шулай ук Лариса Сулима әйтүенчә, 566 хезмәт отряды да оештырыла: аларда барлыгы 12 мең баланың эшләп ял итәр дип күзаллана.
“Балаларның лагерьларда ялы ТР Премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның шәхси контроленда. Җәйге ял чорында атна саен балаларның ялына җентекле анализ ясала. Лагерьларда балаларның иминлеге, шул исәптән туклану сыйфаты иң өстенлекле мәсьәлә санала”, - дип ассызыклады Лариса Сулима.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз