news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Быел ТР кошчылары 715 млн. данә йомырка һәм 107 мең тонна кош ите җитештерергә ниятли

Узган ел 91 мең тонна кош ите һәм шулкадәр үк йомырка җитештерелгән булган

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2009 елда Татарстан кошчылары 715 млн. данә йомырка һәм 107 мең тонна кош ите җитештерергә ниятли. Узган ел тармак хезмәткәрләре 91 мең тонна кош ите һәм шулкадәр үк йомырка җитештерелгән булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Татптицепром” ААҖнең генераль директоры Әлхать Вәлиев хәбәр итте.
Киләсе елда тармак хезмәткәрләре 900 млн. данә йомырка һәм 110 мең тоннадан артык кош ите җитештерергә ниятли. Моның өчен резервлар бар, дип саный Ә.Вәлиев. Кошчылык хуҗалыгында производство куәтен төзекләндерү, тавыкларның баш санын арттыру планлаштырыла.





news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100