Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел ТР Фарсы култыгы илләре белән эшләүче халыкара инвестиция компаниясе төзеләчәк
Татарстанның Ислам үсеш банкы белән хезмәттәшлеген активлаштыру 2010 елда перспектив юнәлешләрнең берсе булачак
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның беренче кварталында Татарстанда Фарсы култыгы илләре белән эшләүче халыкара инвестиция компаниясе төзеләчәк. Бу хакта бүген ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте.
Аның белдерүенчә, Татарстанның Ислам үсеш банкы белән хезмәттәшлеген активлаштыру 2010 елда перспектив юнәлешләрнең берсе булачак. БДБ илләре белән анда эшләүче вәкиллекләр һәм сәүдә йортлары аша хезмәттәшлекне тагын да үстерү күздә тотыла. ТР Хөкүмәте, предприятиеләренең, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР чит илләрдәге вәкиллекләре һәм сәүдә йортларының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә соңгы 5 елда республикага җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре күләме 5 тапкырга үсеп, узган ел 2 млрд. 200 млн. доллар булган. Ел нәтиҗәләре буенча республика бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында лидер. Быел республика мәйданындагы индустриаль һәм инвестиция мәйданнарына инвесторлар җәлеп итүгә аерым игътибар биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз