Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел ТР буенча Кадастр палатасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә урында 330га якын хезмәт күрсәткән
Татарстан - икенче ел рәттән өйгә килеп документларны кабул итү һәм бирү буенча бушлай хезмәт күрсәтү өлкәсендә лидер
(Казань, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан - өйгә килеп, йортка хокукларны теркәү һәм кадастр хисабы буенча документларны кабул итү һәм бирү буенча бушлай хезмәт күрсәтү өлкәсендә икенче ел рәттән лидерлар рәтендә, дип хәбәр итә ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте.
Ел башыннан алып ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре 475 гариза буенча барган. Шул исәптән урында 330 хезмәт физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мөрәҗәгате буенча күрсәтелгән. Объектларның хуҗалары Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм I-II төркем инвалидлар булган очракта хезмәт бушлай күрсәтелә. “Узган ел белән чагыштырганда, Татарстан сынау төбәкләре буларак, бу хезмәтне гамәлгә ашыруга керешкәннән алып, вәзгыять үзгәрмәгән диярлек”, - дип белдерде ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозафарова.
Аның сүзләренә караганда, әгәр күп кенә төбәкләрдә белгечләрне бизнес вәкилләре, банкирлар, нотариуслар офиска яки башка уңайлы урынга чакырса, Татарстанда бу күчмә хезмәттән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр куллана. Бу кабул итү пунктларында чират булмавына һәм документларны әзерләү срогы үтәлүгә бәйле.
Шулай да, Л.Мозафарова белдергәнчә, ТР буенча Кадастр палатасы күбрәк гражданнарга күчмә хезмәт күрсәтә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз