news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк

Агросәнәгать форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан авыл хуҗалыгы тармагының 100 еллык тарихына багышланган күргәзмәсе ачылды.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә старт бирелде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да 100 еллыкны билгеләп үтәргә әзерләнә. 1920 елның 27 маенда игенчелек буенча Халык комиссариаты оештырыла. Министрлык тарафыннан ел дәвамында барлык авыл хуҗалыгы ветераннарын тәбрик итәргә ниятлиләр. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ведомствоның 12 февральдә узган коллегиясендә шулай дип белдерде.

Агросәнәгать форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан авыл хуҗалыгы тармагының 100 еллык тарихына багышланган күргәзмәсе ачылды. Экспозиция стендлары республикада яшәүчеләргә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең республика тарихында уйнаган мөһим роле хакында искәртеп тора.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Хезмәт кешеләре рубрикасында Татарстанның 100 еллык тарихындагы легендар шәхесләр турында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100