Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел торак йортларны төзекләндерүдә намуссыз эш иткән подрядчыларның исемнәре аталачак
Эш нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе намуслы һәм намуссыз эшләүче подрядчыларны билгели.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт уздыру эше нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе намуслы һәм намуссыз эшләүче подрядчыларны билгели. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүген подрядчы оешмаларның эш нәтиҗәләрен барлау эше дәвам итә.
“Производство эшләре графигыннан берничә тапкыр тайпылган, эш күләме һәм сыйфаты буенча кисәтүләр алган намуссыз подрядчылар бар. Аларны торак инспекциясе намуссыз подрядчылар реестрына кертә һәм Торак-коммуналь хуҗалык фондына күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү буенча алдагы елларга алар белән килешүләр төземәскә киңәш итә. Кызганыч, андый оешмалар бар, аларның исемлеге төзелә”, – дип белдерде Илдус Насыйров.
Ул шундый 6лап подрядчы оешма билгеле булганын, аларның исемнәре соңрак игълан ителәчәген әйтте. Илдус Насыйров сүзләреннән аңлашылганча, капиталь төзекләндерү үткәрелгән күпфатирлы 33 торак йортның әлегә Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан ахыргача кабул ителмәвен исәпкә алганда, “кара исемлек”тәгеләр артырга да мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз