news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел теплица төзүчеләрнең чыгымнарын компенсацияләү бетерелә

Татарстан Фермерлар берлеге рәисе авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтүдә даимилек булмауга зарланды.

Быел теплица төзүчеләрнең чыгымнарын компенсацияләү бетерелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Данис Вахитов). 2019 елдан башлап Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы теплица комплекслары төзүчеләрнең чыгымнарын турыдан-туры компенсацияләүдән туктый. Бу хакта министр урынбасары Елена Фастованың “Алтын көз-2018” күргәзмәсендәге презентациясендә чыгышында билгеле булган. Бу турыда agrarii.com сайты хәбәр итә.

  • Теплица төзүчеләргә масштаблы дәүләт ярдәме 2013 елда башланган иде. Ул чит илләрдән, аерым алганда Төркия һәм Кытайдан помидор, кыяр кертүне чикләү максаты белән эшләнде. Теплица төзүчеләрнең 10 процент чыгымнары кире кайтарыла, 2017 елда бу күрсәткеч 20 процент булган.

“Россия теплицалары” берлеге рәисе Наталья Рогова әйтүенчә, шул вакыт эчендә 700 га теплица төзелгән, хәзерге вакытта 300 га теплица төзелә. Әмма 800 га теплица юкка чыгу алдында. Рогова фикеренчә, дәүләт ярдәме тукталган очракта, программа башланган вакыттагы чорга кире әйләнеп кайту ихтималлыгы бар.

“Иң беренчедән, нәрсә дә булса эшли башлаганчы продукция җитештерүчеләрне аңларга кирәк. Безнең белән беркем дә киңәш итми, факт алдына куялар. Без үзебез факт алдына куярга тиеш, ә кабинет тынычлыгында утыручылар түгел”, - дип бәяләде бу яңалыкны Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары берлеге рәисе Камияр Байтимеров.

Камияр Байтимеров үзгәрешләр булырга тиешлеген таный, әмма ул авыл хуҗалыгына ярдәмдә даимилек булырга тиеш дип саный. “Элегерәк барлыкка килгән сорулар буенча конференцияләр уза торган иде, шуның нигезендә карар кабул ителә иде. Ә хәзер бездән сорап тормыйлар, ә ничек эшләргә кирәк икәнлеген әйтәләр. Кайчанга кадәр шулай барыр”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100