news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанның стипендиаль ярдәм проекты буенча вузга кабул итү планы үтәлмәгән

Укытучылар әзереләү буенча стипендиаль ярдәм проектында катнашучылар ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия ала. Алар һөнәр алганнан соң мәктәптә 5 ел эшләргә тиеш була.

Быел Татарстанның стипендиаль ярдәм проекты буенча вузга кабул итү планы үтәлмәгән
Рамил Гали / «Татар-информ»

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булачак укытучыларга стипендиаль ярдәм күрсәтү проекты буенча вузга кабул итү планы быел үтәлмәгәнен әйтте.

«Математика, физика, химия, биология һәм башлангыч сыйныф укытучыларына булган кытлыкны киметү максаты белән, 2016 елдан башлап, булачак укытучыларга стипендиаль ярдәм күрсәтү проекты гамәлгә ашырыла. Бүген анда 747 студент укый. Алар КФУ һәм Чаллы педагогия университеты базасында әзерләнә. Шуларның 70 проценты, яисә 526 кеше, ике һәм күп телле белем бирү мохитендә эшләү программалары буенча белем ала», – диде Илсур Һадиуллин 20 октябрьдә узган Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

Укытучылар әзерләү проектында катнашучылар ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия ала. Алар һөнәр алганнан соң мәктәптә 5 ел эшләргә тиеш була. Стипендиаль ярдәм проекты кысаларында укырга кабул итүнең еллык планы 200 кеше.

«Быелгы күрсәткечләр алдагы елларга караганда күпкә азрак булды. Барлыгы 148 студент килешү төзеде. Мондый вазгыять агымдагы елда югары уку йортларында бюджет урыннарының күпкә артуына бәйле, ә бюджет формасы һөнәр алганнан соң белгечлек буенча мәҗбүри эшләүне таләп итми. Моннан тыш, кайбер абитуриентлар максатчан укуны вузга керү өчен трамплин буларак сайлый. Укый башлагач, белгечлекләрен алыштыралар, стипендиядән баш тарталар, шул ук вакытта, бюджетта укуларын дәвам итәләр, – диде министр.

Шушы көннәрдә министрлыкка «Мәгариф турындагы» федераль канунга үзгәрешләр кертү тәкъдиме килгән (ТИ: министр тәкъдимнең инициаторын әйтмәде). Анда бюджет хисабына вуз тәмамлаучыларны учреждениеләргә һәм предприятиеләргә эшкә җибәрү турында язылган. Ягъни канунга үзгәрешләр кертергә теләүчеләр бюджет урыннарына эш бирүче белән килешү булган очракта гына кабул итүне сорый. «Бу яхшы тәкъдим, без аны хупларга әзер», – диде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100