Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанның 1,45 миллион кешесе диспансеризация узган
Быел Татарстанда 1,45 миллионнан артык кеше диспансерлаштыру узды. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика ярдәме һәм сәламәтлекне ныгыту бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова сөйләде.
«Диспансерлаштыру 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр өчен өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ел саен уздырыла», — дип ачыклык кертте Елена Хафизова.
Тикшерү узган 100 мең кешедә төрле чирләр ачыкланган. Шуларның 32 меңендә кан әйләнеше системасы авырулары табылган — бу чирләр таралу дәрәҗәсе буенча беренче урында тора.
Диспансерлаштыру барышында кешенең яшенә һәм җенесенә карап барлык кирәкле тикшеренүләр үткәрелә, дип өстәде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фейсханова.
«Диспансерлаштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча патологияләр ачыкланса, пациент икенче этапка җибәрелә. Анда инде тирәнрәк тикшеренүләр уздырыла», – дип сөйләде Люция Фейсханова.
Диспансерлаштыру чаралары «Озын һәм актив гомер» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз