news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанның өч театры тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтә

Грант алучылар исемлегендә «Әкият» курчак театры, Камал театры һәм Кариев театры бар.

Быел Татарстанның өч театры тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтә
"Әкият" театрының матбугат хезмәте

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтү буенча грант конкурсы җиңүчеләре арасында Татарстанның өч театры бар. Конкурсны «Искусство, наука и спорт» хәйрия фондының «Особый взгляд» программасы кысаларында уза.

Грант алучылар исемлегендә «Әкият» курчак театры, Камал театры һәм Кариев театры бар.

Тифлокомментарийлар белгече Гөлүсә Закирова әйтүенчә, «Әкият» курчак театрында быел өч спектакль күрмәүчеләр өчен яраклаштырыла. Болар — «Сны Диснея», «Волк и семеро козлят» һәм «Мырау батыр».

Кариев театры «Сөннәтче бабай» һәм «Яратып туялмадым» спектакльләрен әзерли. Шулай ук, «Шай-бу! Шәй-бу», «Кәҗүл читек» һәм «Корт» спектакльләре дә тифлокомментарийлар белән күрсәтелә.

Камал театры «Исәнме, улым!» спектаклен һәм соңгы премьера булган «Сәфәр”не тифлокомментарийлар өчен әзерли. «Сүнгән йолдызлар» һәм «Килмешәк» спектакльләре дә күрмәүчеләр өчен көйләнгән.

Шлеге грант проекты Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе белән берлектә башкарыла. Спектакльләр өчен тифлокомментарийларны китапханә хезмәткәре Гөлүсә Закирова әзерли. Спектакльләр «Особый взгляд» программасы грантлары нигезендә начар күрүчеләр өчен яраклаштырыла.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100