Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанның өч бистә-шәһәрендә су сыйфаты яхшырачак
150дән артык авылда суның катылыгы нормадан 2-5 тапкыр, составында тимер күләме 10 мәртәбә артык булуы ачыкланган.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Чиста су» федераль проекты буенча Татарстанда быел өч торак пунктта эчә торган суның сыйфатын яхшырту көтелә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина коллегия утырышында Васильево, Түбән Карамалы бистәләре, Нурлат шәһәре буенча документацияләр әзерләнгәнен әйтте. Барлыгы 55 мең кеше өчен суның сыйфатын яхшыртырга җыеналар.
Марина Патяшина әйтүенчә, ведомство республиканың торак пунктларында эчә торган су белән тәэмин ителешне тикшергән. 150дән артык авылда суның катылыгы нормадан 2-5 тапкыр, составында тимер күләме 10 мәртәбә артык булуы ачыкланган.
Идарә җитәкчесе узган елда Татарстанның 9 муниципалитетында 13 торак пунктта су үткәрү челтәрләре алмаштырылганын һәм яңа су җыю җайланмалары куелганын әйтте. Әлмәт районының ике авылында су фильтрлары куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз