news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанның барлык авыл полиция участокларын автомобильле иткәннәр

Авыл участок полициясенә хезмәт автомобиле җирле халык хәбәрләренә һәм шикаятьләренә оператив бару өчен кирәк.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). 2018 елда Татарстанда һәр авыл участок полициясе патруль автомобиле белән тәэмин ителгән. Бу турыда бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат конференциясендә полиция полковнигы Марат Фәтхуллин хәбәр итте.

Авыл участок полициясенә хезмәт автомобиле җирле халык хәбәрләренә һәм шикаятьләренә оператив бару өчен кирәк.

«Авыл участок полициясе берьюлы берничә торак пунктка хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә автомобильдән башка булмый», – диде Участок уполномоченныйлары полиция эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Фәтхуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot