news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанның 180 мәктәбендәге ашханәләрнең азык-төлек блоклары төзекләндереләчәк

2021 елның 1 сентябренә 196 мәктәптә ашханәләрнең азык-төлек блокларында ремонт ясалган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел республиканың 180 мәктәбендә ашханәләрнең азык-төлек блокларында капиталь ремонт уздырырга җыеналар. Төзекләндерү эшләре Татарстан программасы нигезендә башкарылачак.

Бу хакта парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.

Аның сүзләренчә, былтыр 44 райондагы мәктәп ашханәләренең азык-төлек блокларында ремонт эшләре уздыру өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән булган. 2021 елның 1 сентябренә 196 мәктәптә ашханәләрнең азык-төлек блоклары төзекләндерелгән, заманча җиһазлар сатып алынган, тәрәзә, ишек блоклары алмаштырылган.

Бүгенгә тагын 537 мәктәп ремонтка мохтаҗ. Бу исемлектәге 180 ашханәнең азык төлек-төлек блогы 2022 ел программасына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100