news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанның 164 мәктәбендә капиталь ремонт узачак

Ремонт эшләренең төп өлеше Казанга һәм Чаллыга туры киләчәк.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 164 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.

«Бу программаны республиканың һәр районында интенсив рәвештә гамәлгә ашыралар. Эшләрнең төп өлеше Казанга һәм Чаллыга туры килә, әмма кече шәһәрләрдә дә эшләр башкарылды», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда проект куәтләре 125 мәктәптә арттырылган. Бу шәһәрнең урта белем бирү учреждениеләренең гомуми санының якынча 63 проценты була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100