Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстаннан туры экспорт белән 100 мең тоннадан артык икмәк озатылган
Быел Татарстаннан туры экспорт юлы белән 100 мең тоннадан артык икмәк озатылды. Бу нигездә бодай, арпа һәм солы. Продукция Азербайҗан, Казахстан, Иран, Ирак һәм Грузиягә юл алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов хәбәр итте.
«Эчке куллану өчен якынча 3 миллион тонна икмәк юнәлтелә. Артып калганы экспортка чыга яисә башка төбәкләргә җибәрелә. Ил эчендә Россиянең башка төбәкләренә якынча 1 миллион тонна икмәк озатылды», – диде ул.
Айрат Таҗетдинов билгеләп үткәнчә, майлы культуралар Европа илләренә – Чехия, Германия, Польша, Испания һәм Италиягә җибәрелгән. Быел шулай ук Төркия, Монголия һәм Белоруссиягә дә товар озату очраклары булган.
Таҗетдинов сүзләренчә, быел беренче тапкыр Кытайга солы (якынча 3 мең тонна), шулай ук җитен экспортланган.
Идарә җитәкчесе урынбасары ведомствоның озатыла торган барлык продукцияне сыйфат ягыннан җентекләп тикшерүен искәртте.
«Карантин объектлары килеп керү куркынычын булдырмас өчен, без Татарстан территориясендә карантин мониторингы үткәрәбез. Ел саен якынча 1 миллион гектар җир тикшерелә. Карантин объектлары ачыкланса, җир участоклары хуҗаларына тиешле чаралар күрү өчен күрсәтмәләр җибәрәбез», – дип белдерде ул.
Таҗетдинов шулай ук быел төрле сәбәпләр аркасында икмәккә бирелгән 750гә якын декларацияне гамәлдән чыгарырга туры килүен әйтте. «930 мең тонна продукция буенча декларацияләрне туктаттык һәм ашамлык итеп сатуга рөхсәт бирмәдек», – дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз