Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстаннан 156 меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә ял иткән
Республикада барлыгы 1,6 меңнән артык лагерь эшләгән.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтүенчә, быел җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә Татарстаннан 156 меңнән артык бала ял иткән.
«Коронавируска каршы кертелгән чикләүләрне исәпкә алып, җәйге каникулда 156 меңнән артык бала җәлеп ителде. Бу — көтелгән санның 85 проценты гына», — диде ул Хөкүмәт йортында матбугат очрашуында.
Ул республикада 1,6 меңнән артык балалар сәламәтләндерү лагере эшләгәнен әйтте. «Бу санга стационар, палатка һәм сәламәтләндерү лагерьләре дә керә. Моннан тыш, Татарстаннан якынча 4 мең бала Кара диңгез яр буенда җиде лагерьда ял итте», — диде Тимур Сөләйманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз