news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанга Европа илләреннән ике меңгә якын баш тана кертелгән

«Республикага кертелгәнче барлык терлек карантин уза», — диде Наил Залаков.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел тугыз ай эчендә Татарстанга Европа илләреннән ике меңгә якын баш тана кертелгән. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Шул исәптән, Даниядән — 1085 баш, Германиядән — 366 баш, Венгриядән — 291 баш, Эстониядән — 205 баш.

«Республикага кертелгәнче барлык терлек карантин уза. Хуҗалыкларда нәселле терлек өчен уңайлы шартлар тудырыла, тулы куәтле балансланган тукландыру оештырыла. Барлык ветеринария-профилактик чаралар үткәрелә», — диде Наил Залаков.

Аның сүзләренчә, читтән кертелгән нәселле малдан яшь терлек үлеме зоотехник нормаларга туры килә. Ул, шулай ук, сөт җитештерү юнәлешендәге терлекчелектә мәгълүмати технологияләр кертү буенча быел сынау проекты гамәлгә кертелгәнен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot