news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанга барлыгы 1,17 млрд. сумлык 1315 тонна пестицид китерелгән

2003 елдан бирле Татарстан территориясеннән 1317 тонна агу-химикат утильләштерүгә озатылган, шуңа республика бюджетыннан 70 млн. сум акча бирелгән

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстанга барлыгы 1,17 млрд. сумлык 1315 тонна пестицид китерелгән. Авыл хуҗалыгы культураларын саклау чаралары чәчүлек мәйданнарның 95 процентында башкарылган һәм пестицид нагрузкасы 1 гектарга 450 гр туры килгән.

Шул хакта мәгълүмат биргән Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәис Кәримов сүзләренчә, моның кадәр күләмдә эш башкарылганда экологик яктан саф продукция үстереп алу өчен пестицидлар һәм агрохимикатларны куллану регламентын төгәл үтәү таләп ителә. Мәсәлән, 2009 елда уздырылган 331 тикшерү барышында идарә белгечләре 627 хилафлык тапкан. Шушы тикшерү нәтиҗәләре буенча гаеплеләр 173 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

“Республикада хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы үсеше тизләнештә булган шартларда яңа агротехник технологияләр куллануга шактый зур финанс ресурслары сарыф ителгән, илебез базарында республика продукциясенең өлеше арта барган мәлдә, күрелә торган чаралар куркыныч рәвештә гамәлгә ашырыла. Кайбер хуҗалыкларда еш кына регламентланмаган яки контрафакт пестицидлар кулланыла, куллану технологиясе бозыла, алдан кырлар санитар тикшерелми, санитар зоналар билгеләгәндә торак пунктлар һәм сулыклар исәпкә алынмый һәм санитар зоналар сакланылмый – болар барысы да борчу тудыра”, - дип басым ясап әйтә Р.Кәримов.

Мәсәлән, Азнакай районы Ирекле авылында ашламалар санитар аерма (санитарный разрыв) сакланмаган, кисәтү билгеләре куелмаган, авыл халкына игълан булмаган; Тәтеш районында су саклау зонасында җир сөрелеп, авыл хуҗалыгы культураларын саклау өчен химик чаралар кулланылган, ә шушы пестицидлы, агрохимикатлы туфрактагы су балык үрчетүдә кулланыла торган буага аккан. Әгерҗе, Зәй, Алабуга, Кукмара, Минзәлә, Тукай районнарында план буенча тикшерүләр барышында авиация кулланып туфракка химик матдәләр керткәндә 20 хилафлык табылган, төгәлрәге, аларда регламентланмаган пестицидлар кулланылган, торак пунктларга карата санитар зоналар сакланмаган һ.б. – болар буенча документлар тиешле органнарга туплап җибәрелгән. Болардан тыш, ашламаларны саклауда норматив бозу очраклары бик күп, шулардан берничәсе – Питрәч районындагы “Агрофирма “Ак Барс Пестрецы” ААҖ территориясендә 4,5 тонна минераль ашлама саклауда гамәлдәге нормалар бозылган, капчыктагы ашлама туфракка аккан; Азнакай районындагы терлек фермасындагы иске силос чокырына 225 кв.м мәйданда әлегә билгеле булмаган препарат күмеп куелган: аның гамәлдәге силос чокыры белән арасы нибары – 25 м, авылга – 500 м, яшелчә саклау урынына – 50 м. Беленгән очракларның барысы буенча да тиешле чаралар күрелә, дип ышандыра Р.Кәримов.

Агымдагы ел башында агу-химикатлар чыгаруга тендер откан ачык акционерлык җәмгыятьләренең берсе Сарман, Түбән Кама, Әлмәт районнарыннан чыгарылган 56 тонна агуны Әлмәттәге фермерлык хуҗалыгының берсендәге ашлык саклау складына тәртипсез рәвештә аударыган. “Җирдә генә түгел, андагы һавада да агу концентрациясе 23 тапкырга артык, экология милициясе әйләнә-тирә мохиткә, кешеләргә салынасы экологик зыянны булдырмый калды, хәзер ул эш белән республика прокуратурасы шөгыльләнә”, - дип шәрехләде Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәис Кәримов күптән түгел үткәрелгән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышында.

Аның сүзләренчә, республикадан Калуга өлкәсе полигонына, 2009 елдан бирле, утильләштерүгә 130 тонна агу-химикат чыгарылган, тагын 20 тонна сыек агу-химикат Ленинград өлкәсенә озатылачак. 2003 елдан бирле Татарстан территориясеннән барлыгы 1317 тонна шундый агу утильләштерүгә озатылган һәм шуңа республика бюджетыннан 70 млн. сум акча бүлеп бирелгән. “Бүген пестицидлар салынган капчыклар, канистраларны утильләштерү мәсьәләсе хәл ителмәгән. Ел саен бушаган 500 меңләп канистра яндырыла, рөхсәт ителмәгән чүплекләргә чыгарып ташлана, көнкүрештә куллану өчен, алар кешеләр кулына эләгә”, - дип янә бер проблеманы күтәрде ул.




news_right_1
news_right_2
news_bot