news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда югары технологияле медицина ярдәменә электрон чират кертелә

Министр Роман Шәйхетдинов электрон “больничный”ларны популярлаштыру һәм кулланышка кертү бурычы торганын билгеләп узды.

Быел Татарстанда югары технологияле медицина ярдәменә электрон чират кертелә
Рамиль Гали

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда югары технологияле медицина ярдәменә (ЭКО, офтальмология, ортопедия) электрон чират гамәлгә кертелә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Министр, шулай ук электрон “больничный”ларны популярлаштыру һәм кулланышка кертү бурычы торуын әйтте. Кешенең вакытлыча эшли алмавы турында елына 800 меңнән артык электрон документ рәсмиләштерү кздә тотыла. Роман Шәйхетдинов бу мәсьәләдә иминиятләштерү фонды вәкилләрен предприятиеләр белән эшләүне сүлпәнләндермәүне сорады. 2018 елның апреленнән электрон больничныйлар ясау киңрәк колач җәячәк, дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot