Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда җәйге лагерьларга юлламалар саны 101 меңгә кимегән
Быел Татарстанда барлыгы 82 мең 890 баланың лагерьларда ял итүе ниятләнә. Башта 183 мең 604 бала ял итәр дип планлаштырылган булган.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда җәйге лагерьларга юлламалар саны 101 меңгә кимегән. Бу, коронавирус белән бәйле пандемия аркасында, җәйге ял чоры бер айга соңарып башлануга бәйле. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.
Быел Татарстанда барлыгы 82 мең 890 баланың лагерьларда ял итүе ниятләнә. Башта 183 мең 604 бала ял итәр дип планлаштырылган булган.
Дамир Фәттахов әйтүенчә, авыр тормыш хәлендә калган 13 мең 210 баланы ял иттерү күздә тотыла. Ул 2017 елдан Татарстан лагерьларында физик мөмкинлекләре чикле балаларга махсус сменалар оештырылуын, быел 1 меңнән артык шундый бала ял итәчәген әйтте.
«Мәктәп лагерьлары эше көзге-кышкы чорга күчерелә», — диде министр. Шулай ук, чатыр лагерьлары соңрак августта эшли башлаячагы билгеле булды. Кара диңгез буенда, Краснодар Краенда һәм Кырымда быел 3 мең 751 бала ял итәр дип ниятләнә.
«Быел санитар вазгыять саклыкны сорый. Без Роспотребнадзор белән берлектә, лагерьларда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйттек», — диде Дамир Фәттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз