Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда янгыннарда ике тапкыр күбрәк бала үлгән
Кайбер очракларда фаҗиганең сәбәбе ата-аналарның ваемсызлыгы булды, дип өстәде янгын күзәтчелеге буенча Татарстан баш дәүләт инспекторы.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Ел башыннан Татарстанда янгыннарда үлгән балаларның саны икеләтә арткан.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә янгын күзәтчелеге буенча Татарстан баш дәүләт инспекторы Максим Трущин сөйләгәнчә, быел Татарстанда биш меңнән артык янгын чыккан. Аларда 164 кеше һәлак булган.
«Мин янгын вакытында балаларның һәлак булуы һәм травматизмына бәйле статистикага игътибар юнәлтергә теләр идем. Ел башыннан бирле республикада янгыннарда 6 бала үлгән, 32 бала җәрәхәтләнгән. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырсак, ул вакытта янгыннарда 3 бала һәлак булган», — диде ул.
Кайбер очракларда фаҗиганең сәбәбе ата-аналарның ваемсызлыгына бәйле, дип өстәде ул. Мисал өчен, 10 декабрьдә Әмирхан урамындагы йорттагы янгында 5 һәм 7 яшьлек балалар чак кына үлми калды. Соңыннан ачыкланганча, әни балаларын өйдә ялгыз калдырган, ә үзе кибеткә чыгып киткән. Янгын чыгуның якынча сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, диде Трущин.
«Әниләре кибеткә барган арада, балалар плитәдә аш бүлмәсе сөлгесен яндырганнар һәм аны диванга ыргытканнар. Ярый әле әниләре вакытында кайткан һәм ярдәмгә чакырган», — дип ачыклык кертте Трущин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз