news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда янгыннар саны 12 процентка арткан

2019 ел башыннан янгыннарда 64 кешенең гомере өзелгән.

Быел Татарстанда янгыннар саны 12 процентка арткан
архив/Алькеевские вести

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда янгыннар саны 12 процентка арткан. Барлыгы 1451 янгын чыккан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе күзәтчелек эше идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Узган елның шушы чорында 1288 янгын чыккан булган. 2019 ел башыннан янгыннарда 64 кешенең гомере өзелгән. Былтыр 53 кеше вафат булган. Быел янгыннарда 79 кеше зыян күргән, җәрәхәтләнгән. Узган елда 81 кеше янгыннар нәтиҗәсендә җәрәхәтләр алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot