news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда янгында һәлак булучылар саны кимегән

Татарстанда 5 апрельгә 1118 янгын теркәлгән, бу узган елның шушы чорына караганда, 14,3 процентка күбрәк.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда янгында һәлак булучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 24 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары — күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев хәбәр итте.

«Татарстанда 5 апрельгә 1118 янгын теркәлгән, бу узган елның шушы чорына караганда, 14,3 процентка күбрәк. Аларда 37 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Янгыннарда 59 кеше зыян күргән. Янгын корбаннары 24 процентка кимегән, былтыр шушы көнгә 49 кеше үлгән», — диде Сергей Сергеев.

Ул быел 20 марттан янгыннар саны кисәк артып киткәнен искәртте. Шул көннән чыккан янгыннар гомуми санның 33 процентын тәшкил итә — 368 янгын, шул исәптән 99 янгын коры чирәм, чүп, каты көнкүреш калдыклары яндыру белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100