Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда янгын сүндерүчеләр 380нән артык кешене уттан коткарган
Янгын нәтиҗәсендә китерелгән зыян әлегә 197 млн сум күләмендә.
(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Янгын сагы бүлекчәләре быел 386 кешене уттан коткарган. 1800 дән артык кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта бүген "Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин әйтте.
Аның сүзләренчә, 2019 елда янгын нәтиҗәсендә 928 корылма көлгә әйләнгән, 108 баш терлек һәлак булган.
"Янгын китергән зыян әлегә 197 млн сум күләмендә. Кагыйдә буларак, бу сан 1 млрд сумга кадәр үсә", - диде Максим Трущин.
Янгыннар күбрәк шәхси йортларда, гараж, мунча, сарайларда чыга.
- Быел шәхси секторда барлыгы 1983 янгын чыккан, аларда 103 кеше һәлак булган, шул исәптән, 11 бала үлгән, 153 кеше имгәнгән. Республикада барлыгы 5021 янгын чыккан, 115 кеше үлгән. Былтыргыга караганда, корбаннар 5 кә күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз