Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда яман шеш авыруыннан үлүчеләр саны кимегән
Республика онкология диспансеры үлем күрсәткече буенча индикаторны үтәгән.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда онкологик авырулардан үлем очраклары саны кимегән. Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
«Онкологик авырулар арта, ләкин бу бит чирне күбрәк ачыклау хисабына арта. Ә үлем кими бара, бүген бу күрсәткеч 100 мең кешегә 188 нисбәтендә. Быел без 190 күрсәткеченә ирешергә тиеш идек. Димәк, план артыгы белән башкарылган», — диде Илгиз Һидиятов.
Баш табиб Россиянең онкологик авыруларга каршы көрәш программасында 4 индикатор булганын, республиканың барлык 4 индикаторы да «яшел зонада» булганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз