Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда Яңа ел бәйрәме көннәрендә янгында үлүчеләр саны арткан
1-10 гыйнварда республикада барлыгы 111 янгын очрагы теркәлгән.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел ялларында чыккан янгыннарда 14 кеше һәлак булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5 кешегә күбрәк. «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин шул хакта хәбәр итте.
«1-10 гыйнвар көннәрендә Татарстанда барлыгы 111 янгын чыкты. Аларда 5 кеше зыян күрде, егермесе коткарылды, 14 кеше үлде. Узган елның шул ук чорында 103 янгын очрагы теркәлде, 9 кеше һәлак булды», — диде ул.
Андрей Родыгин әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә чыккан янгыннарның күбесе торак секторда булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе республика халкын спиртлы эчемлекләр кулланмаска, урын өстендә тәмәке тартмаска, балаларны ялгыз калдырмаска, ватык электр үткәргечләр кулланмаска чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз