news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балаларның икесендә шушы диагноз расланган

Вирусның анадан балага күчү күрсәткече 2015 елга караганда өч тапкыр кимегән.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел 11 ай эчендә Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан 250 дән артык бала дөньяга килгән, балаларның икесендә генә ВИЧ ачыкланган. Бу хакта Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД профилактикасы һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин белдерде.

“Без ВИЧ-инфекциянең анадан балага күчү мәсьәләсендә Европа күрсәткеченә якынлаштык”, - диде ул һәм Татарстанда аның 0,8 проценттан гыйбарәт булуын әйтте. Нияз Галиуллин ВИЧны кисәтү буенча эшнең акушерлык-гинекология хезмәте белән алып барылуын билгеләп узды. “Диагнозы билгеле булган һәм гел күзәтү астындагы аналар, кагыйдә буларак, сәламәт бала таба. Әмма наркотикларны актив кулланучы хатын-кызлар, статусын яшерүчеләр бар, шуңа күрә вакытында чарасын күреп булмый. Нәтиҗәдә, бала да ВИЧ белән йогышланган хәлдә туа”,- диде табиб.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме күрсәтү идарәсе башлыгы Ирина Малышева бүген республикада антиретровирус терапиясе белән тәэминат республикада уртача 56 процент тәшкил итүен әйтте. Россия Федерациясендә бу күрсәткеч 39 процент. “Бүген бу терапиягә мохтаҗ булган һәркем диярлек шушы ярдәмне ала. Антиретровирус терапиясен кулланып, вирусның анадан балага күчүен кисәтүгә ирештек”, - диде Ирина Малышева.

Аның сүзләренә караганда, быел унбер ай эчендә чирнең анадан балага күчүе гомуми санның 0,5 процентын тәшкил иткән. 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу өч тапкыр диярлек ким. “Баласының сәламәт тууын теләүче ВИЧлы аналар өчен бу бик мөһим. Соңгы ун елда бала табу яшендәге ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар саны ике тапкыр артты. Шушы вакыт эчендә мондый аналарда 2800 гә якын бала туган”, - диде Ирина Малышева.

news_right_1
news_right_2
news_bot