news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекциядән 150 ләп кеше үлгән

Республикада ВИЧ теркәлә башлаганнан бирле, ВИЧ диагнозы белән 7184 кеше вафат булган.

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекциядән 150 ләп кеше үлгән
Владимир Васильев

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда ВИЧ-инфекциядән 150 ләп кеше үлгән. Бу хакта «СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге» баш табибы Нияз Галиуллин әйтте.

Республикада ВИЧ теркәлә башлаганнан бирле, ВИЧ диагнозы белән 7184 кеше вафат булган, шул исәптән ВИЧ-инфекция 2386 кешенең үлеменә сәбәп булган.

Татарстанда ВИЧ диагнозы белән бүген 13810 кеше яши. Дөньяда ВИЧ белән 43 млн нан артык кеше яши, ел саен 2 млн га якын кешедә ВИЧ ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot