news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда үзара салым акчасының күпчелек өлеше юл эшләренә тотылган

Быел Татарстанда халыктан җыелган үзара салым акчасының күпчелеге - 47 проценты юл эшләренә тотылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе башкаручы секретаре Александр Барышев сөйләде.

Бүгенге утырышта гражданнарның үзара салым һәм инициативалы проектларын кертү буенча җирле үзидарә турында законнарны гамәлгә ашыру барышы турында сүз барды.

Александр Барышев сүзләренә караганда, 2022 елда халык тарафыннан 345,8 млн сум җыелган, республика бюджеты ягыннан финанслау 1,35 млрд сум булган.

Юл эшләреннән кала, дәүләттән дүрт тапкыр арттырып бирелгән үзара салым акчасы территорияләрне төзекләндерүгә (19 процент), су белән тәэмин итүгә (10 процент), зиратларны төзекләндерүгә (10 процент) һәм башка максатларга сарыф ителгән.

Александр Барышев үзара салым турындагы карарлар авыл җирлегенең бөтен халкы һәм аерым торак пунктлар халкы катнашында гражданнар җыеннарында кабул ителгәнен искәртте. Җыеннарны этаплап уздыру да каралган. Ул, әле үзара салым акчасы җыела башлаган беренче генә елларда, акчаның күпчелеге зиратларны төзекләндерүгә тотылганын да искәртте.

Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин, 2013 елдан бирле кулланыла торган үзара салым формасы республикада үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген, бигрәк тә авыл җирлегендә раслаганын билгеләп үтте. «Кешеләр, үзләре керткән акча кулланышының нәтиҗәләрен күреп, аңлы рәвештә анда бик актив катнаша, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100