news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда урман янгыннары булмаган

Быел 15 апрельдән 10 октябрьгә кадәр урманнарда янгын куркынычы чоры игълан ителгән иде.

Быел Татарстанда урман янгыннары булмаган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2019 елда Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы булган чорга йомгак ясадылар. Республикада урман янгыннары булмаган. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел урманнарда янгын куркынычы чоры 15 апрельдән 10 октябрьгә кадәр булды. Бу вакытта башка категория җирләрендә 354,7 га мәйданда 663 янгын очрагы теркәлгән. Инспекторларның, урманчыларның һәм муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстанда урман янгыннары барлыкка килүгә юл куелмады.

2019 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 мең кисәтү бирелгән. Шулай ук, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, 449,5 мең сумлык 58 карар чыгарылган, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100