news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда уку елы май азагында тәмамланачак

Санитар-эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, имтиханнар алдыннан 9-11 сыйныф укучылары белән очрашулар да ниятләнә.

Быел Татарстанда уку елы май азагында тәмамланачак
Илнар Төхбәтов

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда уку елы гадәттәгечә май азагында тәмамланачак, аннан укучыларны имтиханнар көтә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

«Уку елы 25-30 майда тәмамланачак. 8 июньдә 11 сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелә башлаячак», — диде ул.

9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары ничек үткәреләчәге әлегә билгесез. «РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча әлегә андый карар юк. Шуңа күрә имтиханнар регламенты өстәмә җиткереләчәк», — дип әйтте Ләйлә Фазлыева.

«Әгәр санитар-эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, имтиханнар алдыннан 9-11 сыйныф укучылары белән очрашулар да ниятләнә», — диде.

Вице-премьер аз комплектлы мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да балаларның хәленә бик дикъкат белән карарга, авыру билгеләре булса, өйләренә кайтарырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100