news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда тулай төбәк продукты күләменең үсеше күзәтелә

Парламент тыңлауларында алдагы өч елга бюджет турында закон проекты карала.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел гыйнвар-август айларында тулай төбәк продукты күләме 1 трлн 540,6 млрд сум. Үсеш темпы 101,2 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген Дәүләт Советында икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Әлеге минутларда биредә 2019, 2020-2021 елларга бюджет планы турында фикер алышуга багышланган парламент тыңлаулары бара.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республиканың җаваплы министрлыклары вәкилләре катнаша. Парламент тыңлауларына Леонид Якунин рәислек итә.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, парламент тыңлауларына кадәр, бюджет мәсьәләсенең комитет утырышларында каралганын, төрле шәһәрләрдә зональ киңәшмәләр үткәрелгәнен билгеләп узды.

Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгышында 2018-2019 елларда икътисад үсеше 103 процент булыр дип фаразланганын әйтте. «Шул ук вакытта, экспертлар фикеренчә, дөнья икътисадында үсешкә комачаулаучы рисклар саклана, энергия ресурсларына бәяләр арта, кайбер илләрнең валюталарына базар йогынтысы һәм сәүдә өлкәсендә киеренкелек үсә. Тышкы негатив факторларга карамастан, Россиядә икътисади активлыкның үсеш тенденциясе саклана», - ди министр.

Аның әйтүенчә, РФ Икътисади үсеш министрлыгы бәяләмәсе буенча, Россиянең тулай эчке продукт үсеше 101,8 процент булыр дип көтелә. Татарстанда быел гыйнвар-август айларында тулай төбәк продукт күләме 1 трлн 540,6 млрд сум. Үсеш темпы 101,2 процент тәшкил итә. Сәнәгатьтә җитештерү күләме 1 трлн 794 млрд сумнан гыйбарәт. Җитештерү индексы 101,3 процент. 2017 елның сентябре белән чагыштырганда, бу индекс 105, 1 процент булыр дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100