Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда торак тапшыру планы йөз проценттан арттырып үтәлгән
28 декабрьгә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча 974 йортның 964дә эшләр төгәлләнгән.
(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда 2018 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн 409,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды. Бу планның 100,3 процентын тәшкил итә. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсен ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында 2018 елда төзелеш өлкәсендә 21 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптә 9 үлем очрагы. Төзелеш өлкәсендә 38 программаның 32се тулысынча гамәлгә ашырылган.
Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга килгәндә, 28 декабрьгә 974 йортның 964 дә эшләр төгәлләнгән.
Гомуми белем бирү һәм балалар белем бирү оешмаларында 28 декабрьгә планда каралган 94 объектның өчесендә эшләр дәвам итә.
Амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә планда каралган 112 объектның 9 да капиталь ремонт бара, бу объектларда капремонт 2019 елда төгәлләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз