news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда талпаннар 77 кешене тешләгән

Соңгы 10 елда республикабызда ГЛПС чирен йоктыруның 12 мең очрагы теркәлгән. Аннан 55 кеше үлгән. Түбән Кама, Баулы, Аксубай, Зәй, Әлмәт, Нурлат, Алексеевск, Чирмешән районнарын

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында республикабызда ГЛПС, язгы-җәйге талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы (Лайм авыруы) кебек авыруларны кисәтү, дәвалау буенча белем бирү программасына багышланган киңәшмә үтте. Аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге башлыгы Ирина Малышева алып барды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Идарәсе белгечләре, медицина учреждениеләре җитәкчеләре, педиатрлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары, эпидемиологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучылар катнашты.
Ирина Малышева әйтеп үткәнчә, Татарстан “тычкан бизгәге”, талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы авырулары таралышы буенча имин булмаган территория булып санала. Соңгы 10 елда республикабызда ГЛПС чирен йоктыруның 12 мең очрагы теркәлгән. Аннан 55 кеше үлгән. Түбән Кама, Баулы, Аксубай, Зәй, Әлмәт, Нурлат, Алексеевск, Чирмешән районнарында бу авыру ешрак очраган.
Узган елның августында табиблар өчен югарыда телгә алынган авыруларны кисәтү буенча киңәшмә уздырылган иде. Белем бирү программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ГЛПСтан үлүчеләр санын 3 тапкырга киметергә мөмкин булган, диде Ирина Малышева.
Аның сүзләренә караганда, талпан энцефалиты Татарстанның 26 районында киң таралган. Спасс, Яңа Чишмә, Теләче районнарында бу авыру бер мәртәбә дә теркәлмәгән. Язгы-җәйге айларда урманнарда талпаннардан саклану чараларын күрергә кирәк. Быел инде талпаннар 77 кешене тешләгән. Шуңа күрә урманнарга чыкканда, тәндәге ачык урыннарны капларга, әйбәтрәк киенергә кирәк.
Киңәшмәдә югарыда телгә алган авыруларны кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау турында Казан дәүләт медицина академиясе, Казан дәүләт медицина университеты, Санитария һәм эпидемиология үзәге белгечләре дә сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot