Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда талпан кадалу очраклары узган елдагыга караганда азрак
Быел Татарстанда талпан кадалу очраклары узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкыр азрак.
Бу хакта «Татар информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбсары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Быел республикада 4968 талпан кадалу очрагы теркәлгән. Узган елда исә урман бете кадалу белән бәйле 7149 очрак булган.
«Бу һава торышы белән дә бәйле. Талпан өчен хәзерге һава торышы шартлары бик үк уңай түгел», - диде Любовь Авдонина.
Талпан кадалу очракларының 85 проценты урманнарда, бакчачылык ширкәтләрендә булган. 179 очракта урман бете кешеләргә башка төбәкләрдә ял вакытында кадалган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз