Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстанда суда батып үлгән балалар саны 2,5 тапкыр арткан
Балалар суда батуның төп сәбәбе — олыларның игътибарсызлыгы, баланы күзәтүсез калдыру һәм ярамаган җирдә су коену.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстанда суда батып үлгән балалар саны узган елның тугыз ае белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Кече көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте.
Узган елның сентябрь азагына кадәр сулыкларда дүрт бала һәлак булса, быел батып үлгән сабыйларның саны унга җиткән. Чынлыкта, суга батучы балаларның теркәлгән саны быел уналтыга җиткән, коткаручылар ярдәме белән алты баланың гомере саклап калынган.
Юрий Венедиктов сүзләренчә, балалар суда батуның төп сәбәбе — олыларның игътибарсызлыгы, баланы күзәтүсез калдыру һәм ярамаган җирдә су коену.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз