news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда су коену сезонында 42 кеше һәлак булган

Бу су коену сезонында суда 42 кеше һәлак булган. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары – ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.

«Бу су коену сезонында су объектларында 52 вакыйга булган. Узган ел шушы ук чорда 48 вакыйга булган. Бу сезонда 42 кеше һәлак булды, алар арасында алты бала. Узган елның шушы ук чорында шулай ук 42 кеше һәлак булган, алар арасында дүрт бала», – дип сөйләде Денис Мокеев.

Бу сезонда 16 кешене, шул исәптән сигез баланы коткарып кала алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot