news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда синхрон йөзү буенча 24 спорт мастеры әзерләнгән

12-13 яшьлекләр чыгышы буенча Татарстан – Россия Федерациясендә лидер.

Быел Татарстанда синхрон йөзү буенча 24 спорт мастеры әзерләнгән
архив/Ильнар Тухбатов, Михаил Захаров

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда синхрон йөзү буенча 24 спорт мастеры әзерләнгән. Бу хакта Казан IT-паркында – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белдерде.

Ул үзенең синхрон йөзү буенча Татарстанда попечительләр советы әгъзасы булуын әйтте. “Быел Татарстан территориясендә 8 яңа бассейн ачыла. Республикада синхрон йөзү әле күптән түгел генә үсеш алуына карамастан, без инде быел 24 спорт мастеры әзерләдек”, - диде Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы.

Ольга Павлова быел Казанның 180 нче гимназиясендә һәм 181 нче мәктәптә синхрон йөзү буенча секцияләр ачылганын билгеләп узды. “1 сентябрьдә “Касатка” мәктәбендә синхрон йөзү буенча секция ачылачак”, - диде. 12-13 яшьлек Татарстан спортчыларның “Краса Сибири”, “Волжская волна” кебек ярышларда җиңүен әйтте. Аның әйтүенчә, 12-13 яшьлекләр чыгышы буенча Татарстан – Россия Федерациясендә лидер.

Депутат сүзләренчә, синхрон йөзү буенча түгәрәкләрне Әлмәт, Түбән Камада да ачу ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot