Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак
Торак пунктлардагы аерым спорт объектлары төзелеше программасына 1 млрд 692 млн акча бүленгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Чанышева). Татарстан районнарында быел җәй сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
“Республикада спорт объектларын төзүдә уңай тәҗрибә зур. Соңгы биш елда төбәктә 791 спорт объекты төзелде”, - дип билгеләп үтте Гыймаев.

Татарстан районнарында спорт объектлары төзелеше узган ел башланды. Эш дәвам итә. Объектларның әзерлек дәрәҗәсе 40 – 50 процентны тәшкил итә.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның сентябрендә спортны үстерү максатыннан сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы төзү карарын кабул итте”, - дип өстәде министр урынбасары.

Һәр бассейнда балалар һәм өлкәннәр өчен аерым коену урыннары булачак. Спорт залларына заманча җиһазлар куелачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз