Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен 557 718 кеше узарга тиеш
Быел Татарстанда репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен 557 718 кеше узарга тиеш. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде.
2026 елга куелган план нигезендә, быел, шулай ук, 1 483 868 кешегә диспансеризация үткәрү ниятләнә. Тирән диспансеризация кысаларында 5040 тикшерү көтелә. Олы яшьтәге кешеләргә 195 192 профилактик тикшерү уздыру планлаштырыла.
Министр искәртеп узганча, диспансеризациянең беренче этабы нәтиҗәләре буенча табиб кирәк дип санаса, кеше диспансеризациянең икенче этабына җибәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз