Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда пневмония белән авыру күрсәткечләре артыр дип фаразлана
Быел үпкә ялкынсынуы белән табибка мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк булыр дип уйлыйлар.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда пневмония белән авыру күрсәткечләре артыр дип фаразлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
«Быел пневмония белән авыру күбрәк булыр дип фаразлыйбыз», — диде. Министр әйтүенчә, 2018, 2019 еллар статистикасына дәвалау оешмаларына мөрәҗәгать иткән пациентлар гына эләккән, ә пневмонияне аяк өсте генә кичереп, хастаханәгә бармаучылар да бар. Быел табибка мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк булыр дип уйлыйлар.
Марат Садыйков быел өч айда пневмониянең барлык төрләреннән үлем күрсәткечләре 2019 ел дәрәҗәсендә булганын билгеләп узды. «Пневмониядән үлем статистикасы буенча сораулар күп килә. Безнең өчен халыкның гомуми үлем күрсәткечләре мөһим санала. Былтыр ул 1 мең кешегә 11 очрак тәшкил итте», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз