news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда мәгариф музее, укытучы һәйкәле һәм скверы барлыкка киләчәк

Татарстанда алдагы ярты елда Укытучы һәм остаз елын үткәрүгә багышланган чаралар планы расланды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин боерыгында әйтелгәнчә, аерым алганда, республикада мәгариф музее ачарга ниятлиләр.

Гомумсистемалы чаралар исемлегендә яңа мәдәни һәм иҗтимагый киңлекләр булдыру каралган. Әйтик, ярты ел эчендә Татарстан Республикасы мәгариф музее төзү, һәйкәл урнаштыру һәм укытучы скверы ачу, мәгариф системасы турында китаплар нәшер итү планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстанда XIII Халыкара укытучылар фестивале, «Буыннар диалогы» фестивале һ.б. чаралар үткәреләчәк.

Әлеге вакыйгаларның нәтиҗәлелеге алдан билгеләнгән стандарт нигезендә бәяләнәчәк. Әйтик, узган ел белән чагыштырганда ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелгән педагоглар саны – 20, уку йортларына яңадан җәлеп ителгән укытучылар саны 10 процентка артыр дип көтелә.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин Укытучы һәм остаз елына багышланган чаралар үткәрү турындагы указны имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, алар «педагогик хезмәткәрнең аерым статусын тану максатыннан» уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot