news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 13 объект төзеләчәк

Быел Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 13 объект төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм төзекләндереләчәк.

Республиканың Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Арча, Баулы һәм Яшел Үзән районнарында авыл мәдәният йортлары төзеләчәк. Мамадыш районында мәдәният үзәге, Алабуга һәм Яшел Үзән районнарында берешәр мәдәният үсеш үзәге, ә Чүпрәле районында күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Моннан тыш, Теләче, Чистай, Апас, Актаныш, Әлмәт районнарында модельле муниципаль китапханәләр төзеләчәк.

Шулай ук быел Чаллыда Яшь тамашачы театрына, Арча районында иҗат мәктәбенә һәм Буадагы мәдәният йортына реконструкция ясау планлаштырылган. Ә Лаеш һәм Кукмара районнарында музей һәм ике мәдәният йортын төзекләндерәчәкләр.  

Моннан тыш, музыка мәктәпләренә һәм балалар иҗат мәктәпләренә яңа музыка уен кораллары, җиһазлар, нота әдәбияты кайтарылачак. Быелга исәпләнгән чаралар арасында иң яхшы оешмаларга ярдәм итү һәм һәвәскәр иҗат коллективларына грантлар тәкъдим итү дә каралган.

Илкүләм проект кысаларында 182 иҗат проекты дәүләт ярдәме алачак, 3,3 меңнән күбрәк мәдәният хезмәткәре үз квалификациясен күтәрәчәк һәм Милли электрон китапханәнең цифрлаштырылган басмалары фонды 1,1 мең китап белән баетылачак.

Россиядә илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100